Логотип
Шәхес

Сездә галим булса, бездә галимә бар

А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетының (элекке авиа-ция институты) 70 еллыгына багышлап чыгарылган «Выпускники – гордость института» дигән китапта Мәхфүзә Кәрим кызы Максутова хакында мондый юллар бар: техник фәннәр докторы (1977), про-фессор (1978), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981) һәм КДТУның атказанган профессоры (1997). Турбиналы машиналарның газодинамика-сы өлкәсендә эшләүче галимә дигән мәгълүмат бирелә. Моңа өстәп 2012 елда аңа багышлап махсус китап чыгарылганын әйтсәк тә урынлы булыр. Китап рус телендә «Махфузя Каримовна Максутова в воспоминаниях друзей, соратников и учеников» дип атала. Казан техника университеты типографиясендә басылган. Татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып техник фәннәр докторы исеменә лаек булган Мәхфүзә ханымга бирелгән зур бәя дип тә саныйк моны.

Мәхфүзә Максутова – хаклы рәвештә халкыбызның мактанычы, горурлыгы саналырга тиешле каһарман йөрәкле татар кызы. Авиация институтында эшләгән елларымда аңа карап сокланып туймый идем.

Бу олы хөрмәтне, сокланулы карашны, зур дәрәҗәле институтның фән өлкәсендә танылган, олы галимнәре тарафыннан да, студентлары тарафыннан да булуын күреп куана идем. Милләттәшем бит – татар кызы! Аның хакында язасым, сөенечемне башкалар белән дә уртаклашасым килсә дә,  ул чакта яза алмадым. Җөрьәт итмәдем шул, чөнки техник фәннәр өлкәсе миңа бөтенләй диярлек таныш түгел, аннан бик еракмын: язсам Мәхфүзә Кәримовна талантының кыйммә-тен ача алмам кебек тоела иде.

Аның кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре турбиналар характеристикасы буенча якланган. Ул шул турбинаның эчендә төрле эш режимнарында барган процеccларны өйрәнгән, аларны төзегәндә кирәк булачак төгәл хисаплау формулалары буенча эшләгән. Фәнни хезмәтләре моторларның куәтен арттыру, ягулык расходын киметүгә багышланган. Танылган галим-нәр Г. С. Жирицкий (Айдагы кратерларның берсе бу галим исеме белән аталган), В. И. Локай, М. К. Максутова, В. А. Стрункиннар язган «Очу аппаратлары двигательләренең газлы турбиналары» исемле дәреслек буенча ил күләмендә ничә буын студентлар укып белем алды. Бу хезмәтләр әле диңгездән бер тамчы гына дияр идем. Югарыда күрсәтелеп киткән китапта башка хезмәтләр хакында да тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Мин бары Мәхфүзә ханым җитәкчелегендә 11 кеше кандидатлык диссертациясе яклавын, ә үзенең моторлар төзү факультеты деканы, институтта чыгып килгән «Труды КАИ» дигән фәнни җыентыкның җаваплы редакторы, берничә чакырылыш шәһәр Советы депутаты, институтның партия комитеты әгъзасы вазыйфаларын башкаруын искәртеп китәм.

Максутованы якыннан белүчеләр аның фикерләү сәләте көчен, кешеләргә карата да, фән кануннарына карата да җитди, төптән уйланган үз фикере барлыгын әйтми калмый. Фән кешесе, галимә булуы белән бергә, әдәбиятны, сәнгатьне теләсә кайсы белгечне сокландырырлык нечкә сиземләвен, театрга багышланган китапларга хәтта режиссерларны да көнләштерерлек дәрәҗәдә бай булуын әйтеп китү дә урынлы булыр төсле.

Зәвык белән матур итеп киенә белүенә, бакча үстерүенә, фатирын нәкъ безнең татар халкына хас булганча чиста, пөхтә итеп тотуына да сокланмаганнар юк иде.
– Син бит безнең кеше, килеп йөр әле миңа, – дия иде ул очрашкан чакларда. Тик мин авыл кызы шул: андый «буй җитмәслек» зур кешеләргә барырга ничектер ояла, тартына идем. Соңрак, аның группадашы, КАИның сызма геометрия кафедрасының өлкән укытучысы Әлфия ханым Халикова бик кыстагач, бергә бардык. Үткән тормышлары хакында сөйләгәндә, моңарчы килми йөргәнемә үкендем үкенүен, чөнки аның үткәне, балалык еллары истәлекләргә бай, гыйбрәтле булган икән.

Мәхфүзә апа 1921 елның 31 октябрендә Ленинград шәһәрендә туган. Әнисе Мөршидә ханым ягыннан бабасы Гыйззәтулла (ул Изатулла дип сөйләде, шулай атыйк) Пенза мишәре, 9 бала атасы булган. Олы балаларын яучылап башлы-күзле иткән. Балаларга дөньяви белем дә бирергә тырышкан. Кызы Мөршидә дә (Мәхфүзәнең әнисе) Гатчинода гимназия тәмамлаган. Изатулла үзе шунда ресторан хуҗасы булган. Мал-мөлкәтле, киң күңелле кеше буларак, хәйриячелек буенча да танылган, хөрмәт иясе булып яшәгән. Үз балалары белән бергә рестораннарында эшләгән официантларның балаларын да башкаланың уку йортларында укыткан.

Мәхфүзәнең әнисе ягыннан бабасы Мөхәммәтгалим (үзе Алим дип сөйләде), Петербург татарлары хакында чыккан китапларда ике исеме белән дә искә алына (ул 1857 елда туган). Дини һәм дөньяви гыйлемнәрне бертигез хөрмәт иткән, күрәсең. Ислам, Кәрим, Хафиз исемле улларын Истанбулның француз колледжында укыткан. Мәхфүзә исемле кызы Петербургта хатын-кызлар өчен ачылган Югары педагогика курсларында белем алган. Бергә  укыган татар яшьләре арасында сабакташы Сәлимә Якупова белән икесе дә аеруча активлыклары белән аерылып торганнар. Олуг әдибебез Гаяз Исхакый тарафыннан чыгарылган «Ил» газетасында икесенең дә 1914 елда милләтебез язмышына багышланган язган мәкаләләрен укырга була. Мәхфүзәнең Петербургта 1914 елда үткәрелгән мөселманнар съездына карата язылган «Съезд һәм мөселман хатыны» дигән мәкаләсе беркемне дә битараф калдырмаган. Ул мәкаләдә съездда хатын-кызлар катнаштырылмавына борчылып, үпкә белдереп язган. «Тормыш», «Ил» газеталарында, «Сөембикә» журналында аны яклап язылган мәкаләләр шактый.

Әмма бу талантлы кыз, ни кызганыч, бик яшьли үлеп киткән. 1921 елда Кәримнең кыз баласы тугач, ул балага аның исемен биргәннәр. «Апасы кебек уңган, тәүфыйклы булсын», янәсе.

Мөхәммәтгалим-Алим Максудов хакында тагын берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр дип саныйм. Инде мәгълүм булганча, башкалада яшәүче татарлар 1881 елда Җәмигъ мәчете төзү, аның өчен акча җыю хакында киңәшәләр һәм эшкә дә керешәләр. Менә шул җыелган акчаларны, 1889 елда, үзенең гадел холкы белән танылган «хөрмәтле купец» Алим Максудовка ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. 1905 елда мәчет төзү буенча Санкт-Петербург мөселманнарының комитеты да оешып, Алим Максудов аның әгъзасы да булган. Өстәвенә, Алим аганың «Коръән» бастыра торган «Әманәт» дигән  типографиясе дә булган, һәм анда шактый күләмдә китаплар да чыгарып таратылган икән.

Менә шундый бай, шөһрәтле, әмма «Аллаһыдан куркып, кешеләр алдында оялып» яшәгән Изатулла һәм Алимнең балалары өйләнешеп матур гаилә коралар. Кәрим дә, Мөршидә дә югары белем алган зыялылар: милләтебезгә күпме файда китерә алган булырлар иде. Тик Октябрь революциясе аларның бөтен киләчәгенә киртә сала. Истанбулда Шәрык телләрен өйрәнгән, һәркайсында иркен сөйләшә алган Кәрим баштарак Азчылык милләтләр комиссариатында, Почта идарәсендә эшләп йөрергә мәҗбүр була, соңрак исә бөтенләй эшсез кала.

1929 елда совет власте бөтен учреждениеләрне «чит элементлардан чистарту» кампаниясен башлап җибәрә. Бу чистарту бигрәк тә мәгариф һәм мәдәнияткә, дин әһелләренә кагыла. «Очистим партию от чуждых элементов. Чистка – важнейшая политическая компания!» дигән лозунг Ленинградта гына түгел, Россиянең барлык өлкәләренә таралган була. «Мәскәүдә 500 укымышлы, зыялы татарларыбызны җыеп кына алдылар», – дип сөйләде ул хәлләрнең тере шаһиты Зөһрә апа Баимбетова. Танылган олуг галимебез Равил Үтәбәй дә Татарстанда һәм Башкортстанда 600 дән артык мулла-ларыбызның кулга алынып юкка чыгарылуын язып чыкты. 

1933 елда, бик күп «хокуксыз элементлар» белән бергә, Мөршидә ханым белән кызы Мәхфүзә дә Ленинградтан сөрелә. Кәрим абый инде бу вакыт вафат (урыны җәннәттә булсын). «Ун көн эчендә бөтен мөлкәтне сатарга, теләсә кая китәргә кушылды», – дип сөйләде Мәхфүзә апа. Шулай итеп, 4 нче сыйныфта укып йөргән кыз, әнисе белән Казанга күчеп килә. Бәхетләренә, Мөршидә апаның сеңлесе Маһинур финанс институтын тәмамлап, инде Казанда банк системасында эшкә урнашкан була: торыр урыны да бар.
 
Мәхфүзә Кәрим кызы, 1940 елда, унынчы сыйныфны уңышлы тәмамлап, Казан авиация институтына укырга керә. «Ул елларда авиация белән җенләнмәгән яшьләр булды микән? Шәһәрдә аэроклублар гөрләп эшли, планерлар ясау, алар өчен очу ярышлары үткәрүләр бик кызыклы иде. Мин моторлар төзү факультетын сайладым, чөнки мотор ул – самолетның йөрәге. Шундый факультетны сайлаганыма бервакытта да үкенмәдем», – дип сөйләгән иде ул.

Беренче курсны тәмамлауга, сугыш башлана. Студентларны окоп казырга, урман кисәргә, заводта эшләргә җибәрәләр. Сугышка алмыйлар. «Без берничә кыз, сугышка алуларын сорап, гаризалар тотып хәрби комитетка бардык. Гел кире борып җибәреп тордылар. Ә егетләрнең кайберләре ничектер китә алды. Тик күбесе кире кайта гына алмады шул. Нинди кызу ут эченә керделәр бит», – дип искә алды галимә.

1945 елда алар факультетын 14 кеше тәмамлап чыга. Мәхфүзә Максутованы институтта – ракета двигательләре кафедрасында эшләргә калдыралар.
Үз вазыйфаларының зурлыгын тирәнтен аңлаган, хезмәтеннән чын мәгънәсендә рәхәтлек тапкан кеше иде Мәхфүзә Кәрим кызы.

Хезмәттәшләре арасында төпле киңәшләре, дустанә мөнәсәбәте белән дә аерылып торды ул. Бер үк вакытта халкыбызның матур гадәтләрен дә олылый, сакларга тырыша иде. «Миңа институттан 12 метрлы бер бүлмә бирделәр, һәм без, Маһинур апаның 20 метрлы бүлмәсе белән бергә кушып, аны алыштыра алдык. Гоголь урамындагы йорттан фатир безгә шулай эләкте. Бервакыт йорт идарәсеннән: «Квартираны кем исеменә язабыз?» – дип сорадылар. Маһинур апа миңа карый. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладым да: «Апа, син татарларда яшьләрнең олылардан узганын кайчан күргәнең бар. Мине әллә үзеңнән олы саныйсыңмы?» – дидем. Фатирыбыз шулай итеп Маһинур апа исеменә язылды. «Их, бөтен матур гадәтләребездән аерыла барабыз бит», – дип тә уфтанган чаклары булды игелекле татар кызының.

Әнисе Мөршидә ханым – 1987 елда, Маһинур апасы 1994 елда дөнья белән саубуллашалар. Мәхфүзә Кәримовна кияүгә чыкмады. 2009 елның 25 маенда тыныч кына җан биреп, Яңа бистә зиратында җир-ләнде. Сүзләребез аны яратуыбыз, горурлануларыбыз, сагынуларыбыз билгесе булып рухына ирешсен иде.
Тәэминә БИКТИМИРОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар