Логотип
Бакча

Розалар яратасызмы? Алайса, быел утыртабыз!

Әлегә кадәр бакчагызда гөлләр патшасы роза үсмәгән булса, аны бик тә үстерәсегез килсә, бу язма сезнең өчен.

Роза үсентеләрен ябык һәм ачык тамыр системасы белән саталар. Ябык тамыр системасы дигәндә – савытта сатылганын күздә тотабыз. Алар бик тиз тернәкләнеп, үсеп китә. 

Дөресен әйткәндә, ачык тамыр системасы белән сатып алган розалар да алардан калышмый. Боларның бәясе дә арзанрак. Хәзер нәкъ менә ачык тамыр системалы үсентеләрне сатып алсаң отышлырак та. Кайчан утыртасы әле дип көтәргә кирәкми. 

Яхшы үсентенең кимендә өч тармагы һәм көчле тамырлары була. 

Роза утыртасы чокырны 50–60 см тирәнлегендә казыйлар. Тәбәнәк булып үсүче сортлар өчен чокырны саерак та казырга мөмкин. Ә менә куак булып үсә торган розаларга чокыр максималь тирән булырга тиеш. Чокырның киңлеге исә гадәттә 30–40 см була. 

Чокыр төбенә берәр көрәк тирес салып калдырсаң яхшы. Быел утырткан розаның тамырлары киләсе елга аңа кадәр барып җитәчәк. Ул аңа ашлама булачак. Шунда ук май коңгызы личинкаларыннан һәм каты корттан агу да салып калдыра аласыз. 

Чокырның 2/3 өлешенә туфрак, торф һәм ком катнашмасы салабыз. Туфрак 2 өлеш, ком белән торф бер өлеш алына. 1 аш кашыгы комплекслы минераль ашлама да кушабыз. Комплекслы ашлама булмаса, нитрофоска яки суперфосфат кулланырга мөмкин. 

Туфрак яхшылап чыланырлык итеп су сибәбез. Шушы сазга розаның тамырларын батырабыз. 
Чокырны туфрак, торф һәм ком катнашмасы белән тутырып бетерәбез. Розаның муентыгын артык тирән күммәгез. 5 сантиметрдан да тирәнрәк күмелергә тиеш түгел. 

Розага мул итеп, сеңдерә-сеңдерә су сибәбез. Бер төпкә 8–10 литр су кирәк. 
Беренче ике көндә розага мул итеп су сибеп торабыз. Суга «Корневин», «Циркон», «Эпин» кушып җибәрсәң яхшы. 

Көннәр бик кояшлы торса, бер атна буе розаны күләгәләргә кирәк. Бу аны полиэтилен чиләк белән каплап кую дигән сүз түгел. Розага һава кереп торырга тиеш. Ак төстәге изоспан белән күләгәләсәң – уңай. Һава да керә, яктылык та, күләгәсе дә бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар