Логотип
Бакча

Бу чәчәккә сез дә гашыйк булачаксыз

Балачагымда бу чәчәкләр безнең бакчада куе урман булып үсә иде. Аннары ничектер беттеләр дә, озак еллар утыртмадык. Узган ел иске лапасны кеше күзеннән каплар өчен чәчкән идем, кабаттан гашыйк булдым аларга.

Космея – берьеллык үсемлек. Ләкин ул шул бер ел эчендә орлыкларын өлгертеп, аларны җиргә коеп та өлгерә. Икенче елны шул орлыклардан яңа үсентеләр үсеп чыгып чәчәк ата. 

Космея салкыннарга чыдам. Ләкин орлыклары бары тик җир җылынгач кына шытып чыга. Температура 15 градус җылынмый торып, космеяны чәчүдән мәгънә юк. Бездә бу май башларына туры килә. Майда чәчкән космея бу җәйдә үк чәчәк ата. Июньдә чәчсәгез, чәчәк атса да, орлыкларын өлгертмәскә һәм киләсе елда тишелеп чыкмаска мөмкин. 

Космея күләгәлерәк урында да яхшы үсә. Шулай да кояшлы урында чәчәкләре күбрәк, купшырак булачак. 

Бу чәчәк 150 см биеклеккә кадәр үсә ала. Аны клумбаның арткы ягына яки койма, рәшәткә буйларына утырту отышлы. 

Туфракка талымсыз, аның өчен туфракны махсус әзерләргә кирәкми, бер көрәк тирәнлегендә казып чыгу да җитә. 

Орлыклары шактый эре, чәчү өчен уңайлы. Аларны алдан чылатмыйча гына, коры килеш чәчәләр. Орлыклар 1-2 см тирәнлегендәге буразналарга, үсемлекләр арасы 30–35 см калдырып чәчелә. Чәчкәнче, буразнага башта мул итеп су сибегез. Су сеңгәч, чәчәргә керешсәң дә була. Орлыкларны туфрак белән күмдергәч, кул белән басып тыгызлыйбыз, су сипмибез.

Космея салкынга гына түгел, корылыкка да чыдам. Гел су сибеп торганны таләп итми. Һава коры торса, атнага бер тапкыр мулдан сипсәгез, аңа шул җитә. Бер үсемлеккә 4-5 литр су кирәк.  

Ашлауны да таләп итми ул. Чәчәк бөреләре ярала башлаганда бер тапкыр калий монофосфаты белән ашласаң, бөреләре күбрәк ярала. 10 литр суга 1 аш кашыгы ашлама алына. Ашламаның артыгы кирәкми, югыйсә яфракка, ботакка котырачак. 

Космея 50 см булып үскәч, ботак очын чеметеп өзеп алалар. Шулай эшләсәң, ул янтармаклар үстерә, куерып китә. 
Көз көне космея куагын төптән 10–15 см калдырып кисәләр. Кышка капларга кирәкми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар