Блоги
Бер кеше үзе белән ничә кешене алып китә?
...Балалар кечкенә иде әле. Кабак чистартып утырабыз. Тәмле кабак инде, сап-сары...
...Балалар кечкенә иде әле. Кабак чистартып утырабыз. Тәмле кабак инде, сап-сары... Үзен генә пешерергә дә, бәлеш салырга да, боткага кушар өчен дә менә дигән. Матур-матур эре төшләре бар. Алары да тәмле. Балалар кабак төшен яратмыйлар. Ә мин яратам, шуңа күрә киптергәнне дә көтмичә, кайберләрен авызга озата барам. Олы улым миңа карап торды-торды да, әйтә куйды:
– Әни, беләсеңме, ничә кабак ашадың син? Мильон! (аның өчен иң зур сан инде бу)
– Нишләп миллион булсын инде, улым. Биш-алтыны гына ашаганмындыр.
– Юк! Үзең әйттең, менә бу бер төшне утыртсаң, яңа кабак үсә. Аннан тагын шууууууның кадәр төш чыга. Аларны утырсаң, тагы күүүүүп кабаклар үсә. Тагы, тагы... Син мильон кабак ашадың. Мильон кабак үсми калды!
* * *
Кычкырып көлгән идем ул вакытта. Менә бүген дә кабак чистартам. Сап-сары, төшләре дә эре, матур... Орлыкларын кулга алам да, кире куям. Яңа гына ишеткән хәбәр күңелгә тынгы бирми. Бүген көне буе мин сокланып йөргән, дөньяны каплап яуган кар аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике яшь егетнең гомере киселгән...
Ике генә түгел, миллион кеше үлгән... Һәр өзелгән яшь гомер үзе белән миллион кешенең гомерен алып китә...
Сакланыгыз һәм бер-берегезне саклагыз!
-
Язмыш
Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!
– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа... Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
-
Күңелеңә җыйма
Озын колга Нәфисә 3
– Ихтыяр көче юк икән синдә, ашавыңны киметмәсәң, йөри дә алмый башлаячаксың! Мин сиңа өшкереп җиде төрле ризык бирәм. Ике кило кара йөзем алып килерсең, өшкерермен.
-
Күңелеңә җыйма
Тәгәрәп китсен дөньясы!
Вөҗдан газабы борчыса да, тормыйча тагын бераз ятты әле. Яткан килеш кенә кирелеп-сузылып алды. Аннан ашыкмый гына торып, күптәннән шкафында кызыктырып торган күлмәген киде...
-
Күңелеңә җыйма
Бәхеткә юл
Ул көнне Мәдинә тимер юл вокзалына ничек килеп җиткәнен аңламады. Бары тик: «Балам, бар да яхшымы?»– ди сорап, әкрен генә кулына тиюләреннән айнып китте. Ул пассажирлар өчен көтү залында утыра икән. Кеше күплегенә дә, шау-шуга да игътибар итмәгән. Нәрсәгә килде соң әле ул монда? Ә, әйе, әти-әнисе янына кайтып китмәкче иде бит. Тик ничек аларга кайтып күзләренә күренергә?! Оятың кая куярга? «Кызым...» Ул сискәнеп китеп, күршесенә карады. Тәгәрмәчле сумкасын янына куйган кечкенә генә буйлы таныш булмаган апа. Карашында кайгыртучанлык чагыла... Мәдинәнең күңел буасы ерылып китте...
-
Проза
Рәнҗеш
Кызым, балакаем ташла син аны, бер хыянәт иткән кешегә мәңге ышанма син, бер саткан мең сатар, дип юкка гына әйтмиләр...
Комментарийлар
0
0
Урыны оҗмахта булсын ! Шундый яратып...үз итеп укыдым Ахмадуллина хакында. Зур рәхмәт бу сәхифәне әзерләгән кешегә.
0
0
0
0
Бик матур,дөрес,төпле фикерләр. Шул кечкенә гади бер башта милҗон кешенең йөрәген кузгатырлык уйлар...
0
0
0
0
Бик матур,дөрес,төпле фикерләр. Шул кечкенә гади бер башта милҗон кешенең йөрәген кузгатырлык уйлар...
0
0
0
0
Тема буенча булмаса да, язарга булдым әле. Фейсбукта атып карыйм бу теманы карыйм - тынлык... Харассмент Татарстанда бармы ул? Татарларда бармы ул?Әллә юкмы? Яки киресенчә, соңгы 30 елдагыча ул һаман пачутта, шуңа тынлыкмы?
0
0
0
0
Харассмент бездә генә ничек булмасын? "Сөембикә"нең март санында шул хакта сөйләштек менә. Исемнәрне әйтеп язсаң, өч билгеле шәхес хакында зур тавыш чыгар иде... Әмма безнең максат башка бит – андый җитәкчеләрнең йөзен ачу түгел, бу хәлгә тарган хатын-кызларга киңәш бирү.
0
0