(Безнең гаилә тарихы)
Дәвамы. Башын биредә укырга:
http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=319
1997 елның 4 ноябре.
Иртәдән үк үземне начар хис иттем. Бераз авыртып киттем бугай... Линар: «Иртәгә киләм», – дигән иде бит – килеп тә җитте һәм шунда ук: «Берәр дару алып керәм», – дип, даруханәгә чыгып китте.
Чемодан тутырырга керештем. Ул мине бераз читтән карап, күзәтеп торды да: «Бир әле, үзем тутырам, менә аны ничек эшлиләр – карап тор!» – диде. Хәрби кешеләрнең чемоданны ничек тутырганын мин шунда беренче тапкыр күрдем. Җигең – җиккә китереп, тәртип белән, пөхтә итеп... Ялгыш та бер буш урын калдырмыйча... Чемоданга миңа дигән бүләген – йомшак аяк киемен дә салды.
Инде өчәүләп чәй эчәргә утырдык. Шунда ул әни белән мине тагын бер шаккаттырды.
– Айгөл Италиядә булганда, без әти-әнием белән сезгә кыз сорарга киләбез, – диде.
Менә шулай барысы да хәл ителде: ничек, нәрсә дип җавап бирим дип уйларга урын калмады.
Юлга кузгалырга вакыт килеп җитте. Автобус янында халык байтак иде. Озатучылар да шактый. Минем үзем генә булмавыма артык игътибар итмәделәр дә шикелле.
– Автобуска утырабыз! Кузгалабыз! – диделәр.
Мин дә Линар белән саубуллашып, эчкә уздым. Тәрәзә янындагы урынга барып утырдым. Тәрәзәнең теге ягында, автобус янында ук ул басып тора. Әле дә күз алдымда: шундый канәгать, шундый бәхетле булып елмая!.. Менә автобус урыныннан да кузгалды һәм... шул вакыт Линар, йөгереп килеп, мин утырган җиргә, автобус тәрәзәсенә кәгазь ябыштырды. «Мин сине яратам!» Әйе, ап-ак кәгазь битенә шулай дип язылган иде!
Автобус эчендә купкан шау-шуны күрсәгез! «Хыял» кызлары миңа төрлесе-төрле яктан сорау яудырырга кереште:
– Кем ул?
– Кайдан ул?
– Кайчан таныштыгыз?
Ә мин... мин тын алдым да, барысы да ишетерлек итеп әйтеп куйдым:
– Кызлар, мин кияүгә чыгам!
Бер мәлгә генә тынлык урнашты, аннан кабат сорау яңгыры китте:
– Әйт инде, кем ул?
– Ничек бездән яшереп йөрдең?
– Өч көн элек танышкан егеткә кеше кияүгә чыгамы?
– Айгөл! Син үз акылыңдамы?!
Ә Линарның «Мин сине яратам!»ы тәрәзәнең теге ягында безнең белән бик озак барды әле...
Мәскәүдә исә мине аның яңа сюрпризы көтә иде!
Комментарий юк